Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Акциз маркалары булган товарлар белән сату итүче сәүдә хезмәткәрләре субсидия алырга мөмкин

Мондый хокукка коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармакларда эшләүче эшмәкәрләр ия.

Акциз маркалары булган товарлар белән сату итүче сәүдә хезмәткәрләре субсидия алырга мөмкин. Мондый карарны ТР Министрлар кабинеты кабул итте, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, шул ук вакытта эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән кешеләр дәгъва итә ала.
Документ кече һәм урта бизнес субъектларына әзер азык-төлек яки ашамлыклар китерү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр бирүгә чикләүләрне бетерә.
Субсидияләр бу елның 31 июленә кадәр биреләчәк. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 222-57-50 телефоны аша белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев