Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга аграрийлары узган елда 182 миллион сумлык грант алган

Бу ярдәмнең күләме - былтыргы елга караганда, 2 тапкыр күбрәк.

Бер ел эчендә Алабуга районының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләре төрле программалар буенча гомуми 182 миллион сумлык акчалата ярдәм алды.

Бу ярдәмнең күләме - былтыргы елга караганда, 2 тапкыр күбрәк. Алабуга районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иткәнчә, район, тулаем алганда, авыл хуҗалыгына дәүләт булышлыгының 43 программасында катнаша.

Мәсәлән, терлекчелек фермаларын үстерүгә 10 грант алынган, һәр грантның күләме 1 миллион сумнан алып 3 миллион сумга кадәр. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар шулай ук программаларда актив катнаша. Былтыргы елда гына да "40ка 60" программасы буенча авыл кешеләре 30дан артык сөт саву аппараты алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев