Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга” акчаны янга калдыра

Дүшәмбе көнне Мәскәүдә чит ил һәм Россия инвестор оешмаларын "Алабуга" махсус икътисадый зонасы белән таныштырдылар.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Алабуга шәһәре башлыгы Геннадий Емельянов та катнашты. Кунакларга "Алабуга"ның өстенлекләре, анда эшләп килүче резидентлар турында сөйләделәр (бүген алар 31). Алар ясаган кертемнәр август аенда 1 миллиард доллардан артып киткән. Кунаклар һәм инвесторлар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов резидентларга хезмәт күрсәтәчәк югары квалификацияле кадрлар булдырылуы хакында да искәртте. Гомумән, очрашуда катнашучылар ассызыклавынча, "Алабуга"да тудырылган шартлар ярдәмендә бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен кирәк булган чыгымнарны өч тапкырга киметергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев