Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга активистлары балалар өчен мәйданчыкны тәртипкә китерде

Балаларны яклау көне алдыннан Алабуга политехника көллиятенең «Бердәм Россия» партиясе «Яшь гвардия» җирле бүлеге активистлары балалар өчен уен мәйданчыгын тәртипкә китерде. 

Гассар урамындагы 20а йорт ишегалдындагы мәйданчык яңартуга күптәннән мохтаҗ иде. Буяулары купкан, утыргычсыз атынгычлар, ватылган комлык, әлбәттә, балаларны җәлеп итми.

— Ишегалды аша йөргәндә балаларның бу мәйданчыкны урап узуларына игътибар иттем. Баксаң, монда уен өчен шартлар юк икән. Шуннан уйладык та, Балаларны яклау көне алдыннан кечкенә алабугалыларга үзебездән шундый бүләк ясарга булдык. Әледән-әле балалар өчен төрле чаралар үткәрергә мөмкин, ләкин алар үтә дә китә, ә менә матур һәм куркынычсыз уен мәйданчыгы әле озак вакыт буенча балаларны һәм аларның әти-әниләрен куандырып торачак, — дип сөйләде безгә «Яшь гвардия» Алабуга җирле бүлегенең штаб мөдире, «Барс» яшьләр үзәге хезмәткәре Роман Епанешников.

Роман үзе һәм аның белән тагын 4 яшьгвардияче егет-кыз мәйданчыктагы уен элементларының иске буяуларын яңартты, атынгычларга утыргычлар ясады, гомумән, корылмаларны төзекләндерде. Бу эштә аларга «Возрождение» — «Яңарыш» территориаль җәмәгать үзидарәсе хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте. 

Башкарыласы эшләр әле шактый: буяу эшләрен тәмамлыйсы, ком китерәсе бар. Кыскасы, мәйданчыкны төрле яшьтәге балалар өчен имин һәм кызыклы итәргә кирәк. «Яшь гвардия»челәрнең планнары зурдан. Роман Епанешников әйтүенчә, алар монда балалар өчен төрле профилактик чаралар да үткәрергә ниятли. Планнарда — риск төркеменә кергән, «кыен» үсмерләр белән сөйләшүләр, аларны ни белән булса да кызыксындыру, шөгыль табу да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев