Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга архитекторы шәһәрнең яр буе проекты турында сөйләде

Шәһәрнең яр буен үзгәрешләр көтә.

Шәһәрнең баш архитекторы яңа яр буеның нинди булачагы турында сөйләде. Хәзер проект өстендә эш бара.

Әлеге территория — шәһәр өчен әһәмиятле. Ул Алабуга шәһәрлеге астында урнашкан һәм теплоходларда килүче кунакларны каршы алу урыны булып тора. Шәһәр архитекторы Илнара Гыйләҗева тарафыннан генераль план эшләнде. Яр буенда яктырткычлар куелып, кече архитектура формалары урнаштырылачак.

— Яр буе катерлар өчен махсус урын (гавань) белән тоташачак. Асфальт юл, җәяүлеләр тротуары һәм катерларны суга төшерү урыны булдырылачак. Катерлар өчен туктау урынында маяк та куелачак. Аннан төзекләндерелгән яр буена чыгып булачак, ә яр буеның аскы өлешендә күзәтү мәйданчыгы, ә өске якта ресторан, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, җәйге вакытта сәүдә һәм прокат урыннары булдыру, ял итү урыннарын урнаштыру мөмкинлеге бар, — дип сөйләде Илнара Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев