Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Август конференциясенә әзерләнә

14 августта безнең шәһәрдә республика Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узачак.

Киңәшмәдә республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Алабуга — укый һәм укыта торган шәһәр, шуңа күрә 2020 елда Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе нәкъ менә Алабугада үткәрелә. Биредә кунакларга Алабуга районы мәгариф системасының иң кызыклы инновацион проектлары тәкъдим ителәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина безнең шәһәр өчен генә түгел, ә республика өчен дә әһәмиятле вакыйгага әзерлек турында җентекләп сөйләде.
Кунакларны проектлар белән таныштыру «Alabuga international school» халыкара мәктәбеннән башланачак. Киләсе объект — Алабуга политехника көллияте, анда кунаклар автомобиль төзелеше өлкәсендә эшләүче белгечләрне әзерләү остаханәләрен карап үтәчәк. Көллият территориясендә Алабуга районы сәнәгать предприятиеләре продукциясе экспозициясе урнаштырылачак.
КФУның Алабуга институты конференция кунакларына милли проектлар һәм хәзер актуаль булган онлайн-белем бирү кысаларында эшләнгән проектларын тәкъдим итәчәк.
Искәртеп үтик, 1 сентябрьдән 5нче мәктәп КФУның структур бүлекчәсенә әверелә. Ректор һәм район җитәкчесе инициативасы ТР Президенты тарафыннан хупланды. Кунаклар инновацияләр һәм заманча методикалар, технологияләр кертү өчен эксперименталь мәйданчык белән танышачаклар.
Аннары катнашучылар «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында булачак. Комплекска хезмәттәшлек челтәре нигезендә полилингваль мәктәп һәм ике балалар бакчасы керә. Утырыш алдыннан беренче тапкыр полилингваль мәктәп гимны яңгыраячак, аны Алабуганың «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле башкарачак.
Автомобильләр стоянкасында ТР Президенты республиканың муниципаль районнары башлыкларына мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев