Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Бала тудыру йортында 43 алабугалы тавыш бирде

1408 сайлау участогы бүген Алабуга район үзәк хастаханәсендә ачылды

Бу участок ябык, вакытлыча тавыш бирү көненә генә ачылган. Стационарда дәвалау үтүче кешеләр монда Россия Президенты өчен үз тавышларын бирәләр. Төп исемлектә 158 тавыш бирүче кеше, әмма, хастаханәгә соңрак эләгүчеләр өстәмә исемлек буеча тавыш бирә ала. Күчмә тартмалар белән сайлау комиссиясе әгъзалары участокка мәстәкыйль килеп сайлый алмаучылыр янына баралар.  Шулай итеп генекология бүлегендә ятучы һәм бала табучылар  бала тудыру йортында сайлауларда катнашты. Тора алмаучылар арасында да сайлаулар шулай үтте.

1408 сайлау участогы рәисе Ольга Әхмәдуллина әйтүенчә, мондый пациентларга аерым кабинка биреп булмый, шуңа кандидат сайлау вакытында янында бер кеше дә булмый.

Описание: http://elabuga-rt.ru/images/uploads/img_5aae54cb075fb_DSC07281.JPG

Описание: http://elabuga-rt.ru/images/uploads/img_5aae54e6c5259_DSC07285.JPG

Описание: http://elabuga-rt.ru/images/uploads/img_5aae55044d10f_DSC07296.JPG

Күчмә тартмага төшүче сайлау бюллетеньнары, урын буенча тавыш бирү гаризасы язганнан соң, хастаханәдә дәваланган саулаучыларга бирелә.

Описание: http://elabuga-rt.ru/images/uploads/img_5aae55211746d_DSC07310.JPG

Мин лаек дип санаган кандидатка тавышымны бирдем.  Иң мөһиме – тынычлык бусын, Аллага шөкер, пенсия алабыз, хәтта, балаларга булышабыз. Мин гел тавыш бирәм, быел хастаханәгә эләктем, монда шундый мөмкинлек бирүләре бик яхшы, - диде хастаханәдә дәваланучы Фирая Солтангәрәева.

Сайлау участогына үзләре килгән дәваланучыларга значоклар һәм открыткалар бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев