Алабуга бала тудыру йортында беренче бала дөньяга килгән
Бала тудыру йорты безнең шәһәрдә 2 ел эшләмәде.
Алабуга бала тудыру йортында беренче сабый дөньяга килде. Малай 5 июньдә 22.30 сәгатьтә туган. Сабыйның авырлыгы — 3520 грамм, ул гаиләдә икенче бала.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда пандемия чорында Алабугада бала тудыру йорты госпиталь итеп үзгәртелде. 2022 елның 1 июнендә ул бала тудыру йорты буларак эшли башлады. Бала тудыру йорты ачылыр алдыннан берничә тапкыр дезинфекцияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев