Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар бакчаларында тәрбиячеләрнең әйберләрен урлаучыны тапканнар

Карак күрше шәһәрдә яши.

Алабуга полиция хезмәткәрләре шәһәр балалар бакчаларында серияле урлау кылган каракның шәхесен ачыклады, әмма хәзергә ул әле тотылмаган.
Тәртип сагында торучылар сүзләренә караганда, җинаятьче - ир-ат, күрше шәһәрдә яшәүче, әфьюн куллану белән җәфа чигүче. Явыз ниятле бәндәнең кайда яшәвен полиция хезмәткәрләре аңлы рәвештә әйтмиләр: карак качар дип шикләнәләр. Версияләрнең берсе буенча угрының исәбендә башка шәһәрләрдә кылынган тагын шундый берничә урлашу очрагы булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез: 24 сентябрьдә Алабуга балалар бакчаларында өч урлау очрагы булган иде, аларның барысы да көннең икенче яртысында кылынган. Җинаять корбаннары бакча тәрбиячеләре иде. Явыз ниятле карак бертөрле сценарий буенча эш итә: тәрбияче балалар белән урамда йөргәндә, угры, төркемгә кереп, мөгаллимәләрнең сумкаларын, банк карталарын һәм шәхси әйберләрен кулга төшерә.
Тикшерү дәвам итә. Хәзер полиция каракның кайсы урында булуын ачыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев