Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар экология-биология үзәгендә муниципаль конкурска йомгак ясалды

Ул "Чәчәк ат, мәктәп ишегалды" дип аталган муниципаль смотр-конкурсның йомгаклау слеты буларак үтте.

Жюри әгъзалары һәм кунаклар алдында Алабуга муниципаль районы мәгариф учреждениеләреннән 16 команда чыгыш ясады. Алар үз проектларын гамәлгә ашыру барышын презентация формасында төрлечә тәкъдим итте. Экологик слет барышында беренче урын Костенеево мәктәбенә, икенче урын Олы Шүрнәк урта мәктәбенә бирелде. Өченче урынны 1 нче гимназия белән 7 нче махсус коррекция мәктәбе бүлеште. Иске Юраш урта мәктәбенең биология укытучысы, өйрәтү-тәҗрибә участогы җитәкчесе Ләйсән Сабирҗанова Бөтенроссия Тәҗрибәләр Үзәге лауреаты медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев