Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар йортында Ватанны саклаучылар көне үтте

Чараларның барысы да яшүсмерләрдә патриотизм, җаваплылык һәм үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияли.

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр Ватанны саклаучылар көнен төрле чаралар белән билгеләр үтте.

Егет-кызлар Алабуга Суворов училищесындагы батырлык дәресендә булдылар. Соңыннан «Форпост» спартакиадасында үзара көч сынаштылар, «Булачак сугышчылар» күңел ачу һәм концерт программасында булдылар. Моннан тыш, алар кулинария буенча «Солдат боткасы» дип исемләнгән мастер — класста катнаштылар.

 

Балалар тәрбиячеләр белән бергә солдат традицияләре буенча ботка әзерләделәр, соңыннан импровизацияләнгән солдат ялы (перевал) оештырып, ботка ашадылар. Төшке аш хәрби җырлар һәм җылы дустанә әңгәмә белән үрелеп барды.

 

Чараларның барысы да яшүсмерләрдә патриотизм, җаваплылык һәм үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев