Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балаларына юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр

Чараны 32нче балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәрде.

Алабуганың дәүләт автоинспекторлары «Җәйге каникуллар» чарасы кысаларында 32нче балалар бакчасында «Без имин хәрәкәт өчен!» дигән профилактик чара үткәрде. Чара балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан оештырылды. Балалар ЮХИДИ бүлеге инспекторы Гөлшат Каюмова һәм тәрбиячеләр белән бергә «Шагающий автобус» экскурсиясендә катнашты. Мультфильм геройлары Фиксиклар балаларга уен формасында кагыйдәләрне аңларга ярдәм итте. 

Экскурсия барышында балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен, дөрес итеп юл аркылы чыгу һәм юл билгеләрен искә төшерде. Шулай ук яктылык кайтарткыч элементлары булган кием кияргә һәм транспортта куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәклеген төшендерделәр.

Юлда ЮХИДИ хезмәткәре балаларга җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы кагыйдәләрен, юл билгеләре һәм тамгалары турында сөйләде. 

Чараның максаты: балаларны җәйге каникуллар вакытында юлларда сак булырга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев