Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга базарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре күпме?

Бәяләрне шәһәрнең 6нчы микрорайон базарында карадык. 

Алабуганың төп базары — 6 микрорайонда яшелчә, җиләк-җимеш бәяләрен карап кайттык. Биредә шәхси бакчада үз көчләре белән үстерелгәне дә, Краснодардан, Дагыстан, Әстерхан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан республикаларыннан китерелгәне, якын-тирә авыллар: Морт, Армалы, Танайкада җитештерелгәннәре дә бар. Бәяләр дә төрлечә: җимешнең күңелеңә ошаганын сайларга була. 

Базарда җиләк-җимеш һәм яшелчә бәяләре (килограммнарда): 
Кыяр — 65 сумнан башлана
Помидор — 100-120 сум
Болгар борычы — 100 сум
Баклажан — 80-100 сум
Бәрәңге — 50-60 сум
Суган — 50 сум
Кишер — 60 сум
Карбыз — 35 сум
Кавын — 70 сум 
Абрикос — 130-140 сум
Алма — 120 сум
Нектарин — 140-150 сум
Виноград — 100-250 сум

Әбиләрдә:
Чөгендер берсе — 30 сум
Сарымсак — 10-40 сум
Бер бәйләм петрушка — 25 сум 
Укроп — 30 сум
Зәңгәр мәтрүшкә — 30 сум
Кара җиләк (черника) — 5 литрлы чиләге 2000 сум, 1 стаканы — 200-250 сум
Кура җиләге (стакан) — 250 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев