Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга чыгарылыш сыйныф укучыларының пандемия чорында БДИны ничек тапшырачаклары билгеле булды

БДИ тапшыру пунктында ике металлорама урнаштырылачак, шулай ук керү вакытында укучылар термометрия процедурасы үтәчәк.

БДИны 9нчы мәктәп базасында тапшырыр дип планлаштырыла — бу хакта Алабуга районы Мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр. Имтиханнар 3 июльдә башлана. Бу көнне 112 укучы география, әдәбият һәм информатика буенча сынаулар үтәчәк. Рус теле буенча имтихан 6 июльдә (аны 225 кеше тапшырачак) һәм 7 июльдә (белемнәрен 232 кеше тикшерәчәк) узачак. 10 июльдә математика буенча имтиханны — 259, гомуми химия буенча — 266 укучы тапшырачак. 13 июльдә узачак тарих һәм физика буенча имтиханнарны 148 чыгарылыш сыйныф укучысы, биология һәм чит телләрне — 61 кеше, ә чит телләр буенча телдән имтиханны 55 кеше бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев