Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга даруханәләрендә медицина битлекләренә ихтыяҗ артты

Әлеге саклау чаралары Россия даруханәләре киштәләреннән юкка чыккан. Медицина битлекләренең алабугалылар арасында популярлык казануы турында Алабуга фармацевтлары да сөйләде.

Хәбәрчеләребез Алабуга даруханәләренә мониторинглау үткәреп, безнең даруханәләрдә битлекләр булуын, ә менә аларга бәяләр сизелерлек аерылуын ачыклады.

Әйтик, бер даруханәдә 3 битлектән торган комплект 15 сум тора, икенчесендә24 сум, өченчесендә – 20 сум, биш битлектән торган комплектны бер ноктадан 26 сумга, икенчесендә 50 сумга алырга була, аерым алганда бер битлекнең бәясе 10 сумнан башлап бәяләнә.

Вируслы инфекцияләр вакытында битлекләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы һәм аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында үзәк район хастаханәсенең медпрофилактика кабинеты хезмәткәрләре сөйләде.

 

БИТЛЕКНЕ НИЧЕК КИЯРГӘ:

- битлекне ябык биналарда, кешеләр күп җыелган урыннарда, вируслы респиратор авыру симптомнары белән кешеләр белән аралашырга туры килгәндә киегез;

- битлек биткә сыланып торырга һәм авыз, борын, иякне капларга тиеш;

- борын өлкәсендә махсус беркеткеч булса, ул борында мөмкин кадәр тыгыз торырга тиеш;

- битлектә махсус бөрмәләр булса, аларны төзәтегез;

- битлекне 2-3 сәгать саен яки аннан да ешрак алыштырыгыз;

- битлекне кулланганнан соң ук ташлагыз;

- кулланылган битлеккә кагылганнан соң кулларыгызны сабын белән юыгыз;

- кешесез ачык киңлекләрдә йөргәндә битлек кияргә кирәкми;

- битлекне кабат кулланырга ярамый.

Мөһим!

Битлекләрне бары тик кул гигиенасы һәм карантин чаралары белән берлектә куллану гына зарарлану һәм инфекция таралуыннан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев