Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга дәүләт автоинспекторлары тонировка кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейд үткәрде 

Тикшерү барышында хокук бозуның 13 очрагы ачыкланды. 

Кичә Алабугада дәүләт автоинспекторлары тонировка кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейд үткәрде. Тикшерү барышында 13 хокук бозу очрагы ачыкланды. 

Исегезгә төшерәбез, тонировка таләпләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган.

Алабуга дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, транспорт чарасының ян-як һәм алгы пыялаларының яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Норматив үтәлмәсә, транспорт чарасы белән файдалану тыела.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Алабугада «Бала — төп пассажир» профилактик операциясе дә бара. Ул кичә башланды. Тонировка буенча рейд барышында балигъ булмаган пассажирны машинада махсус утыргычсыз йөртү факты ачыкланды. Әнисе баланы кулларында утыртып барган. Автомобиль йөртүчегә 3 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, өч көн элек Тукай районында булган юл-транспорт фаҗигасендә әнисе кулында барган 4 айлык бала һәлак була. 

Алабуга Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне, балаларны махсус утыргычларда йөртүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев