Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга егете Бокс федерациясе дипломы белән бүләкләнде

Бу атнада шәһәр планеркасында ир-атлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында беренче урын яулаганы өчен алабугалы Ренат Хәйруллинны бүләкләделәр.

Ренат — бик зур җиңүләр багажы булган спортчы, һәм аның бу җиңүе беренче генә булмаса да, шактый дулкынландыргыч.
«Чемпионатны уздыру турында безгә нибары бер атна алдан хәбәр иттеләр. Башта планлаштырылганча, ул июльдә булырга тиеш иде, ләкин пандемия аркасында аны күчерделәр. Мин Татарстан җыелма командасы составында инде беренче ел гына түгел, шуңа күрә үз урынымны югалтасым килмәде. Без тренерым Рамил Бариев белән көненә икешәр тапкыр күнегүләр ясый башладык. Бу вакыт эчендә мөмкин булганча форма җыярга тырыштык,» — дип сөйли чемпион.
Ярышларда ул ике спортчы белән көч сынашкан. Ярымфиналда үзеннән өлкәнрәк боксчы белән көрәшү аның өчен әлләни авыр булмый, Ренат җиңү яулый, ә менә финалда чын-чынлап тирләргә туры килә аңа. Яшь көндәш лаеклы каршылык күрсәтә, шулай да, Ренатның тәҗрибәсе үзенекен итә.
«Мин бу көндәш белән беренче тапкыр очраштым. Әгәр җиңелсәм, республика җыелма командасында үз урынымны югалтыр идем. Мин инде 2012 елдан бирле — беренче номер һәм әле яшь спортчыларга җиңеләсе килми,» — ди ул.
Алабугалыга нибары 26 яшь булуга карамастан, бокс өчен бу шактый зур яшь, шуңа күрә бу елдан Ренат үзе дә яшь спортчыларны өйрәтә башлаган. Беренче дәресләрне үткәргән иде. Аның сүзләренә караганда, ул үз эшендә үзенең беренче тренеры Александр Максютин таянган принципларны сакларга тырышачак.
Әлегә исә Ренат үз эше белән параллель рәвештә җыеннарга әзерләнә, анда ул 9 сентябрьдә китәчәк, соңрак аның Идел буе федераль округы чемпионатына баруы көтелә, талантды спортчыбыз аннан да чираттагы җиңү белән әйләнеп кайтыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев