Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Көзен 80нән артык алабугалы армия сафларына китәчәк

Алабуга егетләре Мәскәү, Түбән Новгород, Смоленск өлкәсе һәм Алтай краенда хезмәт итәчәк.

 

26 октябрьдә Алабугадан 16 кеше озатылды. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләргә озатуга багышланган тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина катнашты.
«Октябрьдә барлыгы 28 егет чакырылды. Киләсе чакырылыш яшендәге затларны озату Алабугада 17 ноябрьдә булачак. Чакырылыш кампаниясе Роспотребнадзор нормалары һәм таләпләре нигезендә уза», — дип хәбәр итте ТР Алабуга районы буенча хәрби комиссары Николай Битюков.
Алабуга егетләре Мәскәү, Түбән Новгород, Смоленск өлкәләренә һәм Алтайга хезмәт итәргә китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев