Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“АЛАБУГА ЕГЕТЛӘРЕ” ЯҢА СЕЗОНГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте төркеме − "Алабуга егетләре" триосы Рәшит Ваһапов исемендәге XIII Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңүче булды.

Төркем өч ел элек кенә барлыкка килсә дә, үз тамашачысын табып өлгергән инде. Алар безнең республикада гына түгел, Өфедә, Ульяновскида, Чуашстанда чыгыш ясаган, ярты елда 40 концерт биреп өлгергәннәр.

Төркем җитәкчесе - Илнур Дәүләтов, ул шушы көллиятне тәмамлаган, хәзер үзе укыта. Ранис Сафиуллин һәм Дилүс Миннигулов - аның студентлары, Эстраданың музыкаль сәнгать бүлегендә өченче курста белем алалар. Фестиваль конкурсы - аларның беренче бәйгесе. Анда катнашырга көллият директоры Әлфирә Гыйльмуллина киңәш иткән булган.

Хәзер егетләр яңа сезонга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев