Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга эшмәкәрләре бөтен төр ярдәм чаралары буенча бушлай консультация алырга мөмкин

Бу эштә аларга ТР эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына караган «Минем бизнес» үзәге вәкиле ярдәм итә ала.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Алабуга эшмәкәрләре бөтен төр ярдәм чаралары буенча бушлай консультация алырга мөмкин.

Бу эштә аларга ТР эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына караган «Минем бизнес» үзәге вәкиле ярдәм итә ала. Мондый вәкилләр Татарстанның һәр районында бар.

Алар эшмәкәрлек эшчәнлегенең барлык этапларында — үз эшеңне ачуда яисә үстерүдә, шәхси эшмәкәрлекне рәсмиләштерүдә, дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алуда ярдәм күрсәтә. Белгечләр шулай ук ташламалы финанслау, субсидияләр сайлап алу һәм җәлеп итү мәсьәләләре буенча, гариза әзерләүдән башлап кирәкле документлар пакетын рәсмиләштерүгә кадәр, түләүсез консультация үткәрә.

Төбәк вәкилләре үзмәшгульләр белән дә эшли. Аларга иминият кертемнәрен түләү механизмнары, «Мой налог» кушымтасыннан файдалану һәм килешүләр буенча чеклар бирү, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзү турында аңлаталар.

Шулай итеп, үзмәшгульләр, әйтик, микрофинанслауга нәкъ менә шушы категория гражданнар өчен исәп тота ала. Моның өчен алар:

— Татарстан Республикасында кимендә 6 ай теркәлгән булырга;

— микрозаймны түләп бетергәндә 65 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш.

Микрозайм суммасы 50дән 100 мең сум тәшкил итәргә тиеш, һәм ул 3 айдан 24 айга кадәр бирелә.

Тулырак мәгълүматны ТР эшмәкәрләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Эльвира Фәссаховадан 8-967-372-85-99 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны шулай ук фасттрек.рф порталында таба ала. Кулланучы "Шәхси кабинет"та гариза бирә һәм аны үтәлү этапларын күзәтә ала.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев