Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга эшмәкәрләре дәүләттән субсидияләр ала алалар

Яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән тармакларда хезмәт куючылар дәүләттән ярдәм алырга хокуклы.

Алабуганың 1007 эшмәкәре дәүләттән ярдәм ала ала, әмма хәзерге вакытта бу мөмкинлектән бизнесменнарның 50 процентка якыны гына файдаланган. Бу хакта Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов сөйләде.

− Хәзер без салым органнары белән сөйләшүләр алып барабыз, алар эшмәкәрләргә шалтыратып, тиешле форманы тутырырга һәм аларга тиешле акчаларны алу мөмкинлегеннән файдаланырга чакыра. Кызганыч, кайберәүләр белән әлегә элемтә урнаштырып булмады. Андыйларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсебез килә, әгәр бүгенгә кадәр субсидия алмагансыз һәм алыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белмисез икән, 4-48-98 номеры буенча шалтыратыгыз. Без сезгә консультация үткәреп, түләү алу өчен документны тутырырга ярдәм итәчәкбез, — диде ул. Шулай ук Тимур Никонов апрельдә ярдәм алу турында гаризалар кабул итүнең инде бу атнада тәмамлануын, шуңа күрә эшмәкәрләргә ашыгырга кирәклеген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән тармакларда хезмәт куючылар дәүләттән ярдәм алырга хокуклы. Аларга беренче чиратта адреслы ярдәм күрсәтелә.

Бу исемлеккә 11 төрле тармак керә:

— авиапассажирлар йөртү һәм йөк ташу, аэропорт эшчәнлеге, автопассажирлар йөртү һәм йөк ташу;

— мәдәният, күңел ачу һәм ял оештыру;

— физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге һәм спорт;

— туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче туристлык агентлыклары һәм башка оешмалар;

— кунакханә бизнесы;

— җәмәгать туклануы;

— өстәмә белем бирү оешмалары, дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре;

— конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыручылар;

— халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче предприятиеләр (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре күрсәтүчеләр);

— сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек;

— азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату.

Дәүләт субсидиясен алучыларның берсе — алабугалы Лариса Гурьянова. Ул — шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә канцтоварлар сату бүлеге хуҗасы. Инде ике ай ул эшләми, чөнки сәүдә үзәге ябык. Эшмәкәр бу вакыт эчендә ул зур югалтулар кичерүен таныды.

— Дәүләт ярдәме — минималь хезмәт хакы күләмендә (12130 сум) хезмәт хакын субсидияләү. Апрель аенда субсидия алдым инде. Тиздән май аенда да алу өчен гариза язачакмын. Аны 1 июньнән соң рәсмиләштерергә кирәк булачак, — диде ул. Лариса Валерьевна билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта теләсә нинди ярдәм кыйммәтле.

Сүз уңаеннан, эшмәкәр үзе генә түгел, аның ике хезмәткәре дә ярдәм алган.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев