Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» футбол командасы көндәшләрен 4:2 исәбе белән җиңде

19 сентябрьдә Алабугада Татарстан Республикасы Беренчелегенә Беренче лига командалары арасында футбол ярышы булды.

Анда «Алабуга» һәм Чистай шәһәреннән «Труд-М» уенчылары катнашты.
Матч Үзәк стадионда узды. Уен барышын Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев күзәтте.
Һава торышыннан аермалы буларак, беренче таймда бик кызу булды. Нәтиҗәдә ул безнең файдага 3:0 исәбе белән тәмамланды. Көндәшләр капкасына тупны уенның 9, 22 һәм 34 минутында керттеләр. Икенче таймда уенчыларыбыз бераз калышты һәм икенче минутта ук үз капкаларын саклап кала алмадылар. Туп 37нче минутта тагын безнекеләр капкасына эләкте һәм икенче өлеш көндәшләр файдасына булды: 2:1.
Нәтиҗәдә, «Алабуга» командасы 4:2 исәбе белән җиңде. Аның рәсми вәкиле Михаил Леонтьев әйтүенчә, уен барышында кайбер җитешсезлекләр булган, уенчыларга техник осталык җитеп бетми.
− Егетләр ахыргача көрәште. Арыган уенчыларны вакытында алмаштырдылар, шуңа күрә очрашу яхшы үтте. Без аларга моның өчен бик рәхмәтлебез, − дип өстәде Михаил Леонтьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев