Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга гаиләсе ТР Президенты һәм аның тормыш иптәшенең тантаналы кабул итүендә булды

Ринат һәм Алсу Мотыйгуллиннар - табиблар гаиләсе.

Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Чарада бөтен Татарстаннан 46 гаилә катнашты. Алар арасында Алабугадан ирле-хатынлы Мотыйгуллиннар да бар. Ринат һәм Алсу - табиблар. Ринат Үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире, ә тормыш иптәше — патологоанатомия бүлеге мөдире.
Татарстан башлыгы гаиләләрнең икътисад һәм социаль-мәдәни өлкәнең төрле тармакларына керткән зур өлешен билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында мөгаллимнәр, табиблар, аграрийлар, нефть химиячеләре, төзүчеләр бар.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора. Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла, торак төзелеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, яшьләр сәясәте программалары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X