Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга җинаятьчесе турында мәгълүмат өчен 1 миллион сум

ТР Эчке эшләр министрлыгы Алабугада 8 яшьлек кызга карата башкарылган җинаять турында мәгълүмат өчен 1 миллион сум акча вәгъдә итә.

Ориентировкаларда сурәтләнгән өч ир-ат тоткарланган. 19 февральдә булган җинаятьтә аларның гаепле булмавы ачыкланган. Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев әйтүенчә, тикшерү эшләренә ТР һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты оператив хезмәткәрләре җәлеп ителгән. "Җинаятьне ачарга ярдәм итәчәк теләсә-нинди мәгълүмат мөһим. Үзен сәер тотучы яки сезне эзәрлекләүчене күрсәгез - бу турыда кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез. Сезнең мәгълүмат тикшерү эшләренә ярдәм итәргә мөмкин. Тик ул төгәл булырга тиеш. Полиция хезмәткәрләре бу мәгълүматны хәбәр иткән кешегә анонимлык вәгъдә итә", - дип мөрәҗәгать итте алабугалыларга Ю.Пономарев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев