Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга — инвестицияләр җәлеп итүдә алдынгылар арасында

«Ел инвесторы» конкурсында Алабуга районы икенче урынны алды.

Казанда шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды һәм финалга чыгучыларны бүләкләделәр. 

Алабуга районы «Татарстан Республикасының инвестиция эшчәнлеге буенча иң яхшы муниципаль берәмлеге» номинациясендә, Түбән Камадан гына калышып, 2 урынны яулады. Әлмәт районы — өченчедә. 

Район җитәкчелеге билгеләп үтүенчә, моңа уртак тырышлык һәм «Алабуга» МИЗының, шәһәрнең эре предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеге аркасында ирешергә мөмкин булды. Иң зур кертемнәр «Эссен Продакшн АГ» ҖЧҖнеке, ул хәзер соус җитештерүне киңәйтү (1 миллиард сумнан артык күләмдә акча кертелгән) өстендә эшли, шулай ук «Татарстан МТЗ» ҖЧҖ тә җитештерүне үстерүгә 177 миллион сум керткән. Үткән елда безнең территориягә авыл хуҗалыгы өлкәсе белән шөгыльләнә торган «Мир» ҖЧҖ килде. Быел Алабуга районы «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ белән килешү төзеде. Әлеге компания үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәчәк.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев, 9 ай нәтиҗәләре буенча, «Алабуга» МИЗы резидентларының иң эре инвестиция кертемнәре исемлеген китерде:
— «Kastamonu» компаниясе — 416 миллион сум. Ул ламинат җитештерү буенча яңа, өченче линиясен башшлады; 
— «Соллерс Форд» ҖЧҖ — җитештерү куәтләрен үстерүгә 590 миллион сум акча салган; 
— «Аурус» ҖЧҖ — 696 миллион сум күләмендә. Быел майда җитештерү егәрлеге елына 5000 автомобиль булган Aurus Senat җитештерүе ачылды. Проектка кертелгән акчаның гомуми күләме 5,5 миллиард сум тәшкил итте;
— «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ — 1031 миллион сум. Пресслы линияне киңәйтүнең 3нче чираты кысаларынд металл компонентлар җитештерү буенча проектны тормышка ашыра.;
— «Алабуга-Волокно» ҖЧҖ — 1057 Миллион сум. 22 ноябрьдә Umatex компаниясенең углеродлы җепселләр өчен чимал булган ПАН-прекурсор җитештерү буенча Россидә беренче заводы ачылды. Кертелгән инвестиция күләме 8,5 миллиард сумлык булды, 167 яңа эш урыны барлыкка килде;
— «Данафлекс-Алабуга» ҖЧҖ — 606 миллион сум. Компания эшкәртелә торган төргәкләр өчен пленка җитештерү буенча икенче проектын тормышка ашыра;
— «Континент Җитештерү карарлары» ҖЧҖ — суыта һәм туңдыра торган техника җитештерүне үстерүгә 410 миллион сум инвестиция кертемнәре;
— «Татпластик» компаниясе — «Интерскол» заводының җитештерү мәйданнарын сатып алып, көнкүреш өчен кирәкле пластмасс эшләнмәләр җитештерүне ачу буенча проектка 260 миллион сум инвестиция керткән; 
— «СТ-Алабуга» ҖЧҖ — инвестицияләр күләме 300 миллион сум тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев