Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ишегаллары үзгәрә

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында быел Алабугада 34 ишегалды төзекләндереләчәк.

2020 елда Татарстанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» масштаблы республика программасы старт алды.
Алабуга районы буенча барлыгы 247 ишегалды билгеләнгән, быел төзелеш-монтаж эшләре шуларның 34ендә башкарылачак, 13ендә эшләр бара инде — Төзүчеләр урамындагы 2, 13, 15, 17нче санлы, Тукай урамындагы 41, 41а санлы, Нефтьчеләр проспектындагы 21, 23, 25, 27, 29, 31, 33, 35нче санлы, шулай ук Тынычлык проспектындагы 50нче йорт ишегалларында. 
Әлеге йортларның ишегалларында асфальт яңартылачак, яктырту баганалары куелачак (өлешчә хәзерге яктырту калачак), караңгы зоналар, балалар мәйданчыклары һәм башка зоналар аерым яктыртылачак. Балалар өчен уен элементларының яхшы хәлдә булганнары сакланачак. Программа кысаларында берничә яңа уен һәм спорт элементы өстәләчәк. Тагын бер яңалык — ишегалларында бордюрлардан баш тартырга карар кылынды. Алар урынына скобалар (бөгелгән металл полоса рәвешендәге беркетмә деталь) урнаштырылачак. Алар, машиналар газонга кермәсен өчен, парковканы газоннан аерып тору функциясен башкара. Мондый скобалар Нефтьчеләр проспектындагы 21нче йорт ишегалдында куелган инде. Газоннар үзләре бераз авыш итеп җиһазландырылган. Бу яңгыр суы ишегалды территориясендә җыелып тормасын, ә җиргә сеңеп барсын өчен эшләнгән.
Шулай ук ишегалларында эскәмияләр, чүп савытлары һәм кече архитектура формалары өлешчә яңартылачак. КАФларны монтажлау бөтен республика буенча үзәкләштерелгән рәвештә җитештерүче заводлар тарафыннан башкарыла. Эшләрне 30 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырылган. 
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 
Без Алабуга ишегалларын йөреп чыктык һәм анда яшәүчеләрдән мондый масштаблы үзгәрешләргә ничек карауларын белдек.
«Миңа барысы да бик ошый, биредә хәзер бик матур, иркен. Йортның фасады да матур эшләнгән. Мин канәгать. Хәзерге вакытта подъезд яннарына эскәмияләр куелганын көтәбез,» — ди Нефтьчеләр проспектындагы 25нче йортта яшәүче Лариса Петрова.
«Безнең ишегалдыбыз төзекләндерелә, машиналар кую урыны ясадылар, хәзер халык үз транспортын газоннарда яки тротуарларда калдырмаячак,» — дип сөйләде Нефтьчеләр проспектындагы 35нче санлы йортта яшәүче Сергей Михайлович.
«Әлегә безнең ишегалдында карт өрәңгеләрне кистеләр, бордюрлар куячаклар дип әйттеләр, чөнки машина кую урыны балалар мәйданчыгына терәлеп үк тора. Ә бу куркынычсыз түгел. Куаклыклар утыртылачак. Бөтен ишегалды буйлап автомобильләр кую урынын киңәйтәләр. Бер сүз белән әйткәндә, эш бара. Өй алдындагы газоннарны без, биредә яшәүчеләр, үзебез дә чистартып, карап тотабыз, төрле сортлы чәчәкләр утыртабыз,» — ди Тугаров урамындагы 22а санлы йортта торучы Валентина Муринова, ул биредә инде 34 ел яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев