Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга хакимияте сырхауханәдә чиратлар белән булган хәлгә аңлатма бирде

Бу көннәрдә Алабуганың социаль челтәрләрендә шәһәр сырхауханәсендәге күп санлы чиратлар турында хәбәрләр пәйда булды.

Кешеләр терапевтка кабул итүгә эләгер өчен өч сәгатькә якын, ә кайчагында аннан да күбрәк вакыт чиратта торырга кирәк дип зарлана. Өстәвенә, кайберләренә кабул итүне югары температура була торып көтәргә туры килә. 
Район башкарма комитетында чиратлар проблемасын таныдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина билгеләп үткәнчә, вәзгыять, чыннан да, катлаулы. Ул берничә фактор — пациентларның күп булуы һәм хәзер тугыз терапевтның больничныйда булуы белән бәйле. Моннан тыш, медицина персоналының бер өлеше коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү буенча госпиталь эшенә җәлеп ителгән, ә алар, билгеле булганча, үзенчәлекле "консервация«дә.
«Без килеп туган хәлдән чыгуның берничә вариантын эшлибез. Беренчесе — чиратны ике агымга бүлү. Бер белгеч беренчел кабул итүне алып барачак, икенчесе табибка кабат килүчеләрне кабул итәчәк. Икенче вариант — больничныйны телефон аша озайту», — дип билгеләп үтте Лилия Ягудина.
Пандемия чорында медицина персоналының җитмәве турында сишәмбе көнне җитәкчеләрнең гомумшәһәр җыелышында Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров та сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта аеруча зур йөкләнеш ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре җилкәсенә төшкән.
«Соңгы көннәрдә ашыгыч ярдәм чакырулар саны кискен артты. Сәбәпләрнең берсе — ашыгыч ярдәм машиналарында коронавируска шикләнгән пациентларның ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган маршрутизация нигезендә Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә алып барылуы. Бу учреждение-провизор (бүлүче), аннан пациентлар башка учреждениеләргә, шул исәптән Алабуга ковид-госпиталенә җибәрелә».
Моннан тыш, Рамил Сәфәров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта хроник авырулар белән эшләү, планлы госпитализацияләү, медицина тикшерүләре, прививкалар ясау һәм йөкле хатын-кызларны кабул итү эше буенча элек кертелгән чикләүләр этаплап бетерелә. Болар барысы да табиблар һәм шәфкать туташлары өчен өстәмә йөкләмә булдыра.
Баш табиб докладын шәрехләп, район җитәкчесе Рөстәм Нуриев үпкә компьютер томографиясе өлкәсендә коммерция юнәлешен үстерергә кирәк, дип билгеләп үтте. Сәбәп — Үзәк район хастаханәсенең беренче катында урнашкан компьютер рентген томографиясе кабинетының үткәрүчәнлеге түбән (көненә 20-30 кеше. — Авт.иск.) булу. Тикшерелүчеләр санын тиз арада арттырырга кирәк, дип нәтиҗә ясады Рөстәм Нуриев.
фото: Типичная Елабуга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев