Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга хастаханәсендә яңа табиб-рентгенолог эшли башлады 

Бу хакта район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабуга район үзәк хастаханәсенең табиб-рентгенологы вазифасына Сәлимова Илшан Илшат кызы кабул ителде.

Илшан Сәлимова 2018 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча академик Е.А. Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Бу университетта 2020 елда «Фтизиатрия» белгечлеге буенча махсус ординатура узган.

Башкортстан Республикасы Югары Тәтешле үзәк хастаханәсендә участок табиб-терапевты булып эшләгәндә 2020 елның августыннан 2022 елның июненә кадәр рентгенология белгечлеге буенча әзерлек курслары үткән. 

2022 елның 21 июненнән рентген компьютер томографиясе кабинетының табиб-рентгенологы вазифасында эшли башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев