Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга китапханәчеләре балаларны вакытлы матбугат белән таныштырды

Чара «Китаплы ПАРКовка» җәйге акциясе кысаларында үткәрелде. 

Җәй дәвамында Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Александр бакчасы» шәһәр паркында балалар өчен төрле чаралар оештыра. Ул гадәттә чәршәмбе көнне «Китаплы ПАРКовка» җәйге акциясе кысаларында үтә. Бу атнада ул балалар китапханәсе алдыра торган журналларга багышланды һәм «Журналлар иленә сәяхәт» дип аталды. 

Вакытлы матбугат белән танышу сәгате балаларны һәм аларның әти-әниләрен татар һәм рус телләрендә чыга торган журналлар белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Чарада катнашучылар «Салават күпере», «Сабантуй», «Мурзилка», «Непоседа», «Сказка на ночь», «Тошка и компания», «Ялкын» һәм башка шундый кызыклы журналлар белән таныштылар һәм аларда тәкъдим ителгән башваткычларны, табышмакларны чиштеләр. 

Моннан кала китапханәче балаларга «Сабантуй», «Салават күпере», «Ялкын» журналларындагы QR-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда катнаша алу мөмкинлеге турында да сөйләде. 

Үзәк балалар китапханәсе балалар өчен күп кенә кызыклы журналлар алдыра. Шуңа күрә һәркемне китапханәдә көтеп калабыз. Сез монда китаплардан кала, вакытлы матбугат белән дә таныша алачаксыз. 

Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев