Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга китапханәләренә уникаль китаплар бүләк иттеләр

Алабугада «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дип исемләнгән китапларны тапшыру тантанасы булды.

Китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында бик бай тарихи материал тупланган. Ул Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап чыгарылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов билгеләп үткәнчә, әлеге басманы булдыру өчен бик зур эш башкарылган, һәм беренче чиратта бу китап халкыбызның батырлыгы турында хәтерне саклау өчен кирәк.
Китапларны тантаналы шартларда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәрипов тапшырды.
«Татарстан Республикасы илебездә алдынгы позициядә тора, аның турында чит илләрдә дә беләләр, Бөек Ватан сугышы елларында да ул күп нәрсә эшләде. Китапта нәкъ менә шул хакта язылган да. Анда фоторәсемнәр, документлар; мәдәният, сәнәгать, сәламәтлек саклау өлкәсендә ниләр булганын тасвирлаган бүлекләр бар, сәнәгать заводлары, фабрикалар эше тасвирлана. Без бу китапны сезгә тапшырырга телибез, ул өлкән буын өчен дә, республика тарихын өйрәнү өчен мәктәп укучыларына да файдалы булыр», − диде Илнур Шәрипов.
Яңа басмага шәһәрдә генә түгел, район китапханәләрендә дә ихтыяҗ булыр дип ышаныч белдерде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.
Уникаль китаплар шәһәр һәм район мәктәпләре, гимназияләр, Алабуга политехник көллияте, мәдәният һәм сәнгать көллияте, медицина училищесы китапханәләренә, Үзәк китапханәгә тапшырылды.
«Без, китапханәчеләр, бу китап турында белдек, аны көткән идек. Аның безгә тапшырылачагын белгәч, әлеге басманы кулларында тотачак укучыларыбыз өчен бик сөендем, чөнки басмада уникаль тарихи материал тупланган. Ул, һичшиксез, киштәдә генә тормаячак, беләм — аны укыячаклар», — дип билгеләп үтте Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова.
Тантана истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев