Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга командасы Зәй шәһәрендә узган волейбол буенча ярышларда катнашты

Ярышларда 15 команда көч сынашты.

Зәй шәһәрендә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2007-2008 елгы кызлар командалары «Б» төркеме арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан — Аксубай, Алексеевск, Арча, Әтнә, Буа, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Теләче, Чистай, Чирмешән, Биектау һәм Зәйдән 15 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Буа районы командасы — җиңүче, Теләче белән Арча районы командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Әтнә районы командасы дүртенче урында.
Алабуга командасы тренер Ю. В. Горностаева җитәкчелегендә беренче тапкыр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X