Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга" махсус икътисади зонасында – юбилей

21 декабрьдә, РФ Хөкүмәтенең "Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона булдыру турында"гы Карарын имзалау моментына 10 ел тула. Нәтиҗәдә МИЗ "Алабуга" атамасы алды.

Шул ук көнне тагын 5 МИЗ төзү турында карарга кул куелды. "Алабуга" белән бергә, алар Россиядә беренче махсус икътисадый зона булдылар. Хәзерге вакытка нәкъ менә Татарстан МИЗы төп күрсәткечләр буенча РФнең махсус икътисадый зоналары арасында лидерлык итә. Мәсәлән, бүгенге көнгә "Алабуга" МИЗ инфраструктурасын төзүгә дәүләт тарафыннан салынган средство күләме 25,7 миллиард сум булды. Ә шәхси инвесторлар тарафыннан МИЗ территориясендә проектларны тормышка ашыруга 95,2 миллиард сум акча кертелде. Алдан белдерелгән инвестицияләр күләме 154 миллиард сум тәшкил итә.
МИЗ территориясендә инде 20 завод ачылган, ә хәзер "Алабуга"да 48 компания-резидент теркәлгән. Алар тарафыннан түләнгән салымнарның гомуми күләме бүген 12,27 миллиард сум булды. Махсус икътисадый зона предприятиеләрендә 5 362 кеше хезмәт куя.
"Алабуга" махсус икътисадый зонаның төп өстенлеге - бөтен кирәкле инфраструктура белән әзерләнгән участоклары булу. Резидентлар кишәрлекләре чикләренә электр, газ, җылылык һәм башка инженерлык коммуникацияләре уздырыла. Монда 22 чакрым озынлыгында мәйданчык эче юллары, тимер юл тармагы, контейнер мәйданчыгы, таможня посты бар. МИЗ резидентларына шулай ук җитди салым һәм таможня ташламалары бирелә.
"Алабуга"ның яшәве һәм үсеше мәсьәләләренә, аның төзелә башлау моментыннан башлап, ул чактагы Татарстан Премьер-министры - ә аннан соң Татарстан Президенты булган Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе зур игътибар бирде. Ул инвесторлар белән шәхси очраша, завод ачылу тантаналарында катнаша, Федераль дәрәҗәдә махсус икътисадый зона институты үсеше идеяләрен алга этәрә.
«Алабуга» резидентлары арасында Ford, 3М, Rockwool, Air Liquide, Saint-Gobain, Sisecam кебек бөтен дөньяга танылган компанияләр бар. 7 ил компанияләре - "Алабуга" резидентлары. Биредә углерод җепселләре, автомобильләр, электр эш кораллары, табаклы пыяла һәм автомобиль пыяласы, техник газ җитештерү буенча югары технологик производстволар тудырылган.
"Алабуга" МИЗ казанышлары халыкара югарылыкта танылды: Financial Times төркеменә керүче абруйлы FDI журналы 2015 елда безнең МИЗны эре резидентлар өчен Европада иң яхшысы дип атады.
Махсус икътисадый зона динамик үсешен дәвам итә. План буенча 2023 елда "Алабуга"да 120 предприятие гамәлдә булырга, ә кертелгән средствоның гомуми күләме 360 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш. Хезмәткәрләрнең гомуми саны ким дигәндә 16 мең кеше булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев