Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» махсус икътисади зонасына Үзбәкстаннан делегация килде

Таныштыру экскурсиясе вакытында кунакларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озатып йөрде.

Делегация «Алабуга» МИЗы территориясендәге ике предприятиедә: углеродлы җепсел җитештерә торган «АЛАБУГА-ВОЛОКНО» һәм сыгылмалы төрү материаллары җитештерә торган «Данафлекс-Алабуга» заводларында булды. Кунакларга шулай ук яңа мәгариф корпусы «Алабуга Политех»ны күрсәттеләр — ул «Алабуга» СТҖ МИЗ" АҖнең Алабуга политехника көллияте белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә инженерлык көллияте базасында оештырылган иде. Анда резидентларга кирәкле булган белгечлекләр буенча студентларга гамәли әзерлек тәэмин ителә. 
Ташкент шәһәре хакименең киңәшчесе Равшан Юлдашев дуаль белем бирүне тормышка ашыру дәрәҗәсен аеруча билгеләп үтте.
Делегация уку йортының берничә лабораториясен карады, бу вакыт роботларда эшләүче студентлар белән аралашты, районның чистарту корылмалары эшен өйрәнде һ.б. Кунаклар WorldSkills стандартлары буенча яңа җиһазлар белән тәэмин ителешне югары бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев