Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» махсус икътисадый зонада РФ Дәүләт Думасы депутатлары булып китте

Алар берьюлы берничә объектта булып, аларның эшчәнлеге һәм икътисади хәл белән танышты. 

Башта Алабуга аккумулятор заводына бардылар, анда чыгарыла торган продукциянең ничек эшләнүен карадылар. Бүген аккумуляторлар Россиядә дә сатыла, читкә дә чыгарыла. Аларны җитештерү өчен, сепаратор һәм пасталау кәгазе кирәк. Аларны бездә җитештермиләр, читтән китерәләр. Бу детальләрне ясау отышлы түгел, алардан башка сыйфатлы аккумулятор ясап булмый. Илдә әлегә аларны алыштырырлык нәрсә ясалмаганга, завод вәкилләре әлеге өлкәгә дәүләтнең финанс ярдәмен тәкъдим итте.

Аннан соң депутатлар ПАН-прекурсор җитештерелә торган заводка барды. Бу − Россиядә МС-21-300 пассажир авиалайнеры өлешләре өчен кирәкле углеродлы материаллар җитештерә торган бердәнбер предприятие.

− Без «Росатом» һәм «Татнефть» проектлары белән таныштык. Алар Россия базарында шактый егәрле, ирешкәннәрдә туталып кала торган түгелләр. Бүгенге катлаулы шартларда да "Алабуга«МИЗында яңа фикерләр туа, − диде РФ Дәүләт Думасы икътисадый сәясәт буенча Комитеты рәисе Максим Топилин.

Предприятиеләрне карап йөргәннән соң, кунаклар «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге белән таныштылар. "Алабуга"МИЗының генераль директоры Тимур Шаһивәлев билгеләп үткәнчә, оешмаларда квалификацияле эшче кадрлар таләп ителә.

− Безнең максат — эшче белгечлекләр әзерләү буенча иң эре үзәк булу. Укыту дуаль системасы буенча бара. Укытучылар — завод инженерлары. Алар абстракт төшенчәләр түгел, җитештерүдә кирәкле анык мәсьәләләрне өйрәтә, − диде ул.

Ахырда үткән киңәшмәдә узган елгы нәтиҗәләр, инвесторлар җәлеп итү, алдынгы тәҗрибәне кертү турында сйөләштеләр. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, бүген предприятиеләр һәм эшмәкәрлекне кызыксындырган сорауларга федераль дәрәҗәдә игътибар бирү кирәк.

Депутатлар икътисадый зонада булудан зур кичерешләр алганлыкларын әйттеләр.

− Җитештерү куәтен арттыру һәм шундый технопаркларны үстерү өстендә эшләячәкбез, − диде Руслан Гаджиев, ул башка төбәкләрдә мондый уңышлы икътисадый зонаны әлегә күргәне булмаганын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев