Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә иҗади очрашу

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте китапханәсендә "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсе белән очрашу үтте.

Инде күп еллар эшләп килүче бу берләшмә район һәм шәһәр укучыларын үз иҗатлары белән таныштырып, төрле кичәләр, очрашулар оештыра. Иҗади, музыкаль-шигъри кичәләр һәрвакыт җанлы, мавыктыргыч үтә. Көзнең соңгы көннәрендә оештырылган бу очрашу да файдалы һәм кызыклы булды.

Җирле композиторларыбыз Валерий Әхмәтшин, Владимир Мироваев, шагыйрьләр Дамир Әюпов, Тәҗрия Җәләева, Фәридә Хәбибрахманова, Эльвина Яхина үз иҗатлары белән таныштырды.

Әдәби берләшмәдә беренче адымнарын ясаучы көллият студентлары Алия Хәмидуллина һәм Айзилә Вахитова иҗаты тамашачылар күңелендә җылы хисләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев