Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә капремонт тәмамланды

Бу - әлеге уку йортының бөтен яшәү тарихында беренче зур ремонт.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә ярты елга сузылган капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланды. Ремонт вакытында бинада җылыту, канализация системасы тулысынча алмаштырылды, түбәгә, идәннәргә һәм иске баскычларга ремонт ясалды. Моннан тыш, көллият яңа җиһазлар да кабул итеп алды.
Бу - әлеге уку йортының бөтен яшәү тарихында беренче зур ремонт. Ә бит аның бинасы инде 1870 елда торгызылган! "Бу - безнең бинада беренче капиталь ремонт. Без аны бик озак көттек. Барлык документлар 2009 елда әзерләнгән иде. Экспертиза үттек, әмма барып чыкмады. Быел безнең үтенечне, ниһаять, ишетүләренә мин бик шат",- дип хәбәр итте Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова.
Район җитәкчелегенә республика казнасыннан ремонтка 56 миллион сум акча җәлеп итәргә насыйп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев