Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәдәният сарае «Пушкин картасы» өчен ике концерт әзерләде

Хәзерге вакытта чаралар исемлегенә Уфа фолк-төркеме Uzoritsa концерты һәм «Нохчо» Чечен Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт программасы кертелгән.

Алабуга шәһәр Мәдәният сарае «Пушкин картасы» бөтенроссия программасына кушылды. Хәзерге вакытта чаралар исемлегенә Уфа фолк-төркеме Uzoritsa концерты һәм «Нохчо» Чечен Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт программасы кертелгән. Бу хакта район матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

«Чечняның «Нохчо» җыр һәм бию дәүләт ансамбле сәхнәгә 12 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә чыгачак, Uzoritsa 2 октябрьдә 17.00 сәгатьтә чыгыш ясый», — дип билгеләп үтте чыганак.

Бүгенге көндә «Пушкин картасы» проектына 85 төбәктән 1 354 мәдәният учреждениесе кушылган, аларның саны көннән-көн арта бара. 

«Пушкин картасы» проектын Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Әлеге проект турында тулырак Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамованың «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев