Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга медицина хезмәткәрләре 2019 елга йомгак ясады

Узган атна ахырында Алабуга медицина хезмәткәрләре йомгаклау киңәшмәсенә җыелды.

Биредә 2019 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга төп бурычларны билгеләделәр. Әйтик, 2019 елда диспансерлаштыру барышында 11898 кеше карап тикшерелгән, шуларның 2000-е өстәмә тикшеренүгә яки икенче этапка җибәрелгән. Диспансерлаштыру барышында янә 1349 авыру, 35 яман шеш авырулары очрагы (77 проценты 1-2 стадиядә), 11 шикәр диабеты очрагы, 26 − анемия, 33 − артериаль гипертония, 88 – ашкайнату органнары авырулары, сидек-җенес системасы авыруларының 259 очрагы ачыкланган.

Кызганыч, үлүчеләрнең уртача яше Алабуга районында да, республикада да көтелгән гомер озынлыгыннан кимрәк. Әмма, 2018 елда, 2017 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткечнең Алабугада 0,8 елга һәм Татарстан буенча 0,35 елга үсүе күзәтелә. Әлеге үсеш тенденциясе сакланганда, Алабуга районы буенча максатчан күрсәткечкә 3 елга артта калу белән ирешү фаразлана, – дип билгеләде “Алабуга үзәк район хастаханәседәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Айрат Сафин.

Безнең районда ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 64, хатын-кызларның 76 яшь.

Демографик күрсәткечләргә килгәндә, Алабуга районында алар югары − баллар суммасы буенча район Татарстанның 45 районы арасында 6-7 урынны алган. Халыкның табигый үсеше +0,1 тәшкил итә. Барлыгы республикада уңай табигый үсеш 10 районда теркәлгән. Территориядә халык саны 183 кешегә кимегән һәм 85596 кеше тәшкил иткән.

Туучылар саны да кимегән – 2019 елда 855 бала туган, бу 2018 ел белән чагыштырганда 96 балага кимрәк.

2019 елда үлүчеләр саны коэффициенты 1000 кешегә 9,9 тәшкил итте, бу республика күрсәткеченнән кимрәк – 11,0, − дип хәбәр итте Айрат Сафин.

“Демография” милли проектын һәм “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 5 июльдә поликлиникада 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен гериатрия кабинеты ачылды. Бүген ул 65 яшьтән өлкәнрәк 10340 гражданга хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, шул ук милли проект кысаларында авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә медицина тикшерүләре үткәрелә, аларны сырхауханәгә махсус автомобиль китерә. Тикшеренүгә барлыгы 1179 кеше килгән.

Киңәшмәдә яңгыраган проблемалар арасында – кадрлар кытлыгы, җиһазларның тузганлыгы, стационарга капиталь ремонт үткәрү зарурлыгы.

Бу елга планнар турында да сөйләштеләр. Төп бурычлар арасында – медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү һәм сыйфатын күтәрү, табиблар кадрларын әзерләү һәм җәлеп итү, заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү, педиатрия хезмәтен үстерү.

Медицина йомгаклау киңәшмәсендә иң яхшы медицина хезмәткәрләренә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын, Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев