Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга медучилищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә

Бу ай ахырында Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәргә китә.

Контрактка ничек кул куярга һәм моны кемнәр эшли ала? Әлеге сорауларга ТР буенча контракт буенча хезмәт итүне сайлап алу пункты вәкиле Илсур Минһаҗев җавап бирде.

«Контракт хезмәте — бу, беренче чиратта, хезмәт вакытының үз регламенты булган шундый ук эш. Хәрби хезмәткәр иртән эшкә килә, көндәлек эшчәнлек бурычларын башкара, 13.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр төшке аш. Төшке ашны ул часть территорисендәге ашханәдә яки башка җирдә дә ашарга мөмкин. Эш көне 18.00 сәгатьтә тәмамлана. Хәрби хезмәткәргә наряд билгеләнмәсә, ул өенә кайтып китә», — ди Илсур Минһаҗев.

Контракт буенча хезмәт итүченең гаиләсе булмаса, ул кубрик тибындагы казармада, яки тулай торактагы хезмәт торагында яши ала, әгәр дә инде гаиләсе бар икән, аңа хезмәт фатиры бирелә. Гарнизонда тораклар булмаган очракта, РФ Оборона министрлыгы арендага киткән чыгымнарны компенсацияли. 

«Хәрбинең хезмәт хакы берничә факторга бәйле. Ул база окладыннан һәм намуслы хезмәт, яхшы физик әзерлек, һөнәри үсеш өчен исәпләнә торган төрле премия түләүләреннән барлыкка килә», — дип аңлата әңгәмәдәшебез.
Армиядә иң кирәкле кешеләр — белгечләр. Шуңа күрә бер ел хезмәт итәргә тиеш булган урта һөнәри һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар аны ике ел контракт буенча хезмәт итүгә алыштыра ала. Өстәвенә, хезмәт үтәчәк төбәкне һәм частьне дә алар үзләре сайлый. Әгәр өч сынау ае дәвамында алар контрактның алар өчен булмавын аңласалар, чакырылыш буенча хезмәткә күчерелә алалар.
Татарстан егетләре Севастопольдә хезмәт итүне еш сайлый − узган ел анда 70 татарстанлы киткән. Шулай ук безнең егетләрнең күпчелеге Таҗикстан Республикасында 201нче хәрби базада хезмәт итә. Анда бер ел хезмәт өч елга исәпләнә. Һәм инде 7 елдан соң хәрби хезмәткәр пенсиягә чыга ала.

— Медицина училищесын тәмамлаган кеше, мәсәлән, медицина ротасында, санитар инструктор, фельдшер булып хезмәт итә ала. Мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучылар хәрби оркестрга урнаша ала. 
Контракт буенча хезмәт итү — ул:
— матди тотрыклык;
— гаскәр төре һәм хезмәт урынын сайлау мөмкинлеге;
— хезмәт торагы, яки торак арендалауга киткән чыгымнарны каплау;
— белем дәрәҗәсенә карап, төрле вазифалар;
— матди ярдәм, башка частька күчергәндә «подъемный» акчалары, ял урынына бару һәм кире кайту өчен компенсация, медицина хезмәтләренең тулы пакеты, 20 елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге;
— икенче контракт төзегәндә Оборона министрлыгының ипотека программасына керергә, илнең теләсә кайсы төбәгендә ипотека-туплау системасы кысаларында торак алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев