Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга” МИЗы Үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә бер тапкыр кулланыла торган ике мең битлек тапшырды

"Алабуга" МИЗында битлекләр тегү линиясен эшләтеп җибәрәчәкләр.

Билгеләп үтик, бу – “Алабуга” МИЗының коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә Алабуга медицина хезмәткәрләренә беренче генә мәртәбә ярдәм итүе түгел. COVID-19 белән көрәш – уртак бурыч. Без барыбыз да инфекциягә каршы көрәштән җиңүчеләр булып чыгарга телибез, дип билгеләп үтте хәбәрчебез белән әңгәмәдә “Алабуга” махсус икътисади зонасының матди-техник тәэмин итү бүлеге белгече Максим Носов.

– Моңа кадәр без Алабуга медицина хезмәткәрләренә битлек, халатлар, термометрлар һәм саклагыч күзлекләр тапшырган идек инде. Хәзер чиратта битлекләр – иң чыгымлы материал. Минемчә, бу акция әле соңгысы түгел.

Саклагыч битлекләр “Драйлок Технолоджис” гигиена продукциясе җитештерү заводында җитештерелде. Махсус икътисади зонаның матбугат хезмәте вәкиле Диана Аллагуватова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә резидент-предприятиеләр арасыннан ике завод, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегүгә яраклаштырып, өлешчә үзгәртелгән. Болар – “Драйлок Технолоджис” һәм “Полиматиз”.

– “Драйлок” медицина битлекләрен җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде. Аның хезмәткәрләре үз көчләре белән җитештерү линиясен өлешчә үзгәртеп корды, элек ул санитар-гигиена продукциясен чыгару өчен кулланыла иде. Җитештерү куәте – тәүлегенә 250 мең данә.

“Полиматиз”га килгәндә, бу предприятие тиздән шәхси саклану чараларын җитештерүне җайга салырга планлаштыра. Аның белгечләре нибары бер тәүлек эчендә кирәкле җиһазларны урнаштырган һәм эшләнмәләрнең үрнәкләрен алганнар. Аена 2,4 миллион берәмлек шәхси саклану чаралары җитештерергә ниятлиләр.

– Битлекләр җитештерү линиясен 10 апрельдә “Руслан” йөк самолетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Кытайдан китерделәр. Шул ук рейс белән 6 миллион әзер битлек һәм саклагыч чараларны җитештерү өчен тагын биш линия китерелде. Линияләрнең гомуми куәте аена 15 миллион битлек җитештерерлек булачак, дип билгеләп үтте Диана Аллагуватова.

Алабуга районы баш эпидемиологы Азат Гайсин сүзләренә караганда, катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, бүгенге көндә битлекләргә ихтыяҗ зур.

– Битлекләр җитми, алар табибларга, шәфкать туташларына, авыруларны караучы персоналга кирәк. Көндәлек чыгым гаять зур. Ике атнага безнең табибларга ким дигәндә 50 мең битлек кирәк. Мондый катлаулы вакытта табибларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев