Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга" МИЗында 2023 елга 120 резидент компаниясе булачак

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында 48 резидент теркәлгән, аларның 20се эшләп килә. Предприятиенең стратегик планы - 2023 елга 120 резидент компаниясе булдыру.

Бу турыда "эшлекле сишәмбе"дә "Алабуга" МИЗы" җәмгыятенең генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде.

− "Алабуга" МИЗы − федераль һәм төбәк хөкүмәтенең, һәм, билгеле, муниципалитетның бергә эшләгән проекты, шуңа күрә "Алабуга"ның дөньядагы иң яхшы 40 икътисади зона исәбенә керүе - ул хакимиятнең бар дәрәҗәдә бердәм эшләү нәтиҗәсе. Сезнең ярдәмнән башка, без андый нәтиҗәләргә ирешә алмаган булыр идек, − дип билгеләп үтте Тимур Шаһивәлиев.

Шунысын әйтергә кирәк, МИЗ резидентлары булырга теләүчеләрнең гаризасы башта Күзәтүче советта карала, аның рәисе - республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Алга таба Мәскәүдәге Эксперт советы карый. Дәүләт экспертизасын үтү мәҗбүри шарт булып тора, шул исәптән әйләнә тирәлеккә йогынты мәсьәләсе дә тикшерелә.

− Без бу сорауны контрольдә тотабыз, шунлыктан тирә-як мохиткә зыян китерерлек технологияләр МИЗда кулланылмый, − диде Тимур Шаһивәлиев.

Хәзерге вакытта "Алабуга" МИЗында 2815 алабугалы эшли, бу − барлык эшчеләрнең яртысыннан артыгы. Моннан тыш, предприятие төзелгәндә төзүчеләр, чимал ташучылар, транспортчылар һәм энергетиклар җәлеп ителә. Иң кирәкле һөнәрләр: электромонтер, КИПиА көйләүче, җиһазларны төзекләндерүче, төягеч йөртүче, технология установкалары операторы, инженер-технолог, логистика буенча белгечләр. Бу һөнәрләр буенча политехник көллияттә һәм КФУның Алабуга институтында белем алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, ел саен 120дән артык студент "Алабуга" МИЗы территориясендә практика үтә. Мәктәп укучылары өчен биредә экскурсияләр оештырыла. Үткән ел дәвамында гына да МИЗда ике меңләп укучы булып киткән.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев