Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөхтәсибәте изге Рамазан аенда “Ураза тотучыны ашат” хәйрия акциясе игълан итте

Ул ифтар ризыкларын өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла.

Изге Рамазан аеның соңгы көннәре якынлаша. Узган елларда ифтар ашларын дин-кардәшләребез зурлап уздыра башлаган иде. Кызганыч, дөньядагы эпидемиологик вәзгыять быел аны шулай итеп уздырырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә Алабуга мөхтәсибәте “Ураза тотучыны ашат” хәйрия акциясе игълан итте. Ул ифтар ризыкларын өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырыла. Әлеге изге гамәл ураза тотучыларны ашатуда катнашырга мөмкинлек бирә.

– Шушы акция кысаларында без инде волонтерлар җыйдык һәм акча җыю турында игълан иттек. Җыелган акчаларга көн саен 100-120 порция әзер ланч-бокслар алынып, Алабуга шәһәрендә яшәүче мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, карт әби-бабайларга, КФУның Алабуга студентларына һәм ураза тотучы мөселман кардәшләргә таратылды. Әлеге акциядә катнашучылар күп булды, хәтта әби-бабайларда үз өлешен кертте. Рамазан ае гомумән ул изгелек ае, шуңа күрә һәрберсе бу изгелектә катнашырга тырыша. Районыбыз җитәкчесе Рөстәм Нуриев та бу изге гамәлдән читтә калмыйча, акциядә шәхсән үзе катнашты. Шәһәребез һәм районыбызның төрле оешмалары да үз өлешен кертте. Шуларның берсе – Алабуга шәһәрендә эшләп килүче ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы. Аның җитәкчесе – Тимур Вахитов. Без аның белән һәрчак элемтәдә торабыз, ул да шушы акция турында ишетеп, хезмәттәшләре белән бергә анда катнашты. Алар изгелекле эштә катнашуның, изгелектә бергә булуның кешеләргә матур бер үрнәген күрсәттеләр, – дип сөйләде Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Хәлим хәзрәт билгеләп үтүенчә, әгәр башта 100-120 порция әзер ланч-бокс таратылган булса, изге айның соңгы көннәрендә Алабуга мөхтәсибәте көн саен 150шәр ризык җыелмасы тарата. Казан эшмәкәрләре дә кушылган – 400 җыелма бирелгән. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда волонтерлар тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен барлык саклык чаралары да күрелә.

Бу изге айда һәрберебез Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны гафу итүне, ярлыкауны сорый, аның рәхим-шәфкатенә өметләнә, изгелекләр эшләргә омтыла. Алабуга мөхтәсибәте оештырган әлеге акция дә изгелек эшләүгә, мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.Бер хәдистә болай диелгән: “Әгәр кемдер Рамазан аенда ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тотучыныкы кебек әҗер-савап язылыр, һәм бу әҗер-саваптан берни дә кимемәс”.

Тоткан уразаларыбыз, башкарган изгелекләребез, укыган намазларыбыз кабуллардан булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев