Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов: "Мөмкинлеге булган кеше һәр елны корбанны иң беренче чиратта үзе өчен чалдырырга тиеш"

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә — быел әлеге бәйрәм 2021 елның 20 июленә туры килә.

Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Алабугалылар өчен Гает намазы иртәнге сәгать 4.00дә башланачак. Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк, ягъни ул 20-22 июльдә кояш баеганчыга кадәр башкарыла. Иң хәерлесе — беренче көнендә. Төнлә белән корбан чалу рөхсәт ителсә дә, ул мәкрүх гамәл санала (киңәш ителми).

Алабуга шәһәр-районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб (корбан чалу өчен минималь акча) күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 мең сумны тәшкил итә.

— Алабуга Җәмигъ мәчете күп еллар дәвамында алабугалылар өчен корбан чалуны оештыра. Моның өчен мәчет территориясендә корбан чалуга барлык шартлар тудырылган. Гаеткә бер ай вакыт кала, корбан чалырга теләүчеләрнең исемлеген җыя башлыйбыз. Быел гаризалар алу 18 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Корбан чалу өчен, безнең мәчеткә килеп, сарык сатып алырга мөмкин. Бәясе якынча 9 меңнән башлана, шулай ук чалып биргән өчен өстәмә акча түләргә кирәк булачак, — дип аңлатты Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Корбанлык хайванының кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, сарык яки кәҗә хуплана. Алар бер еллык булырга тиеш. Эре мөгезле хайваннардан сыер, үгез, буйвол — ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый. Корбан итеп чалына торган хайваннарның тәннәрендә ниндидер җитешсезлек булырга тиеш түгел. Малның сау-сәламәт булуы мөһим. Мәсәлән, бер яки ике колагы киселгән, сукыр, аксак, койрыгы яртылаш яки тулысынча киселгән, тешсез, тумыштан койрыгы я колагы булмаган яки бөтенләй ябык, авыру хайваннарны корбан итәргә ярамый, ягъни ул таза, матур, аның бөтен әгъзалары камил булсын. Колагы тамга өчен киселгән яки бераз тишелгән булса — рөхсәт ителә. 

— Корбан чалу мөселман булган, балигъ булган, нисабы булган кешегә вәҗип, ягъни тиеш гамәл. Бездә шундый ялгыш фикерләр бар, кайбер мөселманнар, мин инде үткән елны бер тапкыр үземә чалдым, быел әбиемә (вафат булган кешеләргә, балама, оныгыма) чалам дип уйлый. Ләкин бу дөрес фикер түгел, чөнки мөмкинлеге булган кеше һәр елны корбанны иң беренче чиратта үзе өчен чалдырырга тиеш. Аннары мөмкинлеге калса, икенче, өченче сарыкны баласына, оныгына, туганына чала ала. Шулай ук вафат булган туганнарга багышлап та корбан чалырга була. Корбан итен таратсаң да, үзеңә калдырсаң да була. Әлбәттә, өч өлешкә бүлеп, бер өлешен туганнарына, бер өлешен мохтаҗларга, ә бер өлешен үзләренә калдыру хәерлерәк. Корбан чалуның максаты — Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, Аңа якынаю һәм үз тирәңдәге мохтаҗларга ярдәм кулы сузу булып тора, — дип сөйләде Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Быел да Корбан гаетен үткәргәндә һәм корбанлык хайваннарын чалганда, өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да үтәләчәк: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), шәхси намазлык белән генә керү мөмкин. Гает намазы 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. 

Изге бәйрәм күңелләрегезгә иман нуры, йортларыгызга тынычлык алып килсен.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев