Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөхтәсибәте “Өлкәннәргә ярдәм итик” исемле акция игълан итте

Алабуга мөхтәсибәте мөселманнары коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә “Өлкәннәргә ярдәм итик” исемле зур һәм файдалы акция игълан итте.

Билгеле булганча, иң беренче чиратта риск төркеменә безнең өлкән кешеләребез керә. Алар өчен өйдән чыгып, кибеткә яки даруханәгә бару да зур куркыныч тудыра. Шул сәбәпле, Алабуга мөхтәсибәте “Өлкәннәргә ярдәм итик” исемле акция игълан итте.

Әлеге ярдәмнең асылы шунда: мөхтәсибәт һәр мәхәлләнең өлкәннәренә азык-төлек һәм кирәкле булган даруларны өйләренә китереп бирүне оештыра. Моның өчен мөхтәсибәткә ирекле рәвештә бу эштә ярдәм итә алырдай волонтерлар кирәк.

Моннан кала, мәчет әһелләре бүгенге көндә матди яктан мохтаҗлар исемлеген төзи. Бәлкем сезнең янәшәгездә шундый өлкәннәр яшидер. Дөрес, һәр мәчетнең үз исемлекләре дә бар. Бу исемлек буенча көн саен диярлек өлкәннәрнең хәлләрен белешеп, ярдәм тәкъдим итәләр. Искәртеп китик, соңгы вакытта илдә булган вәзгыятькә бәйле рәвештә мохтаҗ өлкәннәр күбрәк булырга мөмкин, бигрәк тә урын өстендә ятучы ялгыз әби-бабайлар кызганыч. Бүгенге көндә Алабуга мөхтәсибәтенең акциясендә катнашырга 10 алабугалы теләк белдергән инде. Аларның һәрберсенә шәһәрнең аерым бер урамы һәм мәхәлләсе беркетелгән. Шулай ук, биредә финанс яктан ярдәм күрсәтергә теләүчеләрне дә көтеп калалар.

Изге гамәлләр кылырга, кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булучылар безнең арада шактый. Аларның нинди урында эшләүләре, вазифалары, нинди эшчәнлек алып барулары мөһим дә түгел, аларны бер нәрсә берләштерә – Кеше булу! Алабуга мөхтәсибәте игелеккә, кайгыртуга мохтаҗ булучыларга ярдәм күрсәтергә чакыра. Бер-беребезгә изгелек кылып, рәхим-шәфкатьле, игелекле булып яшәгәндә генә, авырлыкларны җиңә алачакбыз. Барлык сораулар буенча Алабуга мөхтәсибәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев