Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләрендә тиздән каникуллар башлана

2 ноябрьдән республика мәктәпләрендә көзге каникуллар башланачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Балаларның яллары бер атнага сузылып, укулар 9 ноябрьдән старт ала.

Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2015-2016 уку елына балаларга аларның гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итүче оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, каникуллар вакытында укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәй планын гамәлгә ашыру максатыннан, шулай ук әти-әниләрнең күпсанлы сораулары буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникуллар үткәрүнең бердәй вакыты тәкъдим ителгән иде. Канун буенча каникуллар үткәрү вакыты турындагы карар кабул итү хокукы аерым мәктәп хакимияте карамагында. Шулай да, күпчелек ата-аналар фикеренчә, республиканың барлык мәктәпләрендә дә бер үк вакытта каникул булдыру балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай, дип җиткерә министрлыкның матбугат хезмәте.

Билгеле булганча, икенче чирек уку елы дәвамында иң кыска чирек дип исәпләнелә. Ул нибары 7 атна дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев