Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары максатчан укуга дәгъва итә ала

Бюджет нигезендә максатчан уку укучылар өчен бушлай белем алырга мөмкинлек бирә

Максатчан уку бушлай белем алырга мөмкинлек бирә


Алабуга мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында бюджет нигезендә максатчан укуга дәгъва итә ала.


— Әгәр булачак абитуриент максатчан юнәлештә укырга ниятли икән, ул башта заказчы табарга тиеш, — дип ачыклык кертте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.


Чыгарылыш сыйныф укучысы заказчыны үзе таба ала. Бу очракта ул бюджет учреждениеләре, предприятиеләр, оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә булырга мөмкин.


Моннан тыш, муниципалитетта педагогик һәм медицина юнәлешләренә кадрлар әзерләү эшләре бара. Әгәр булачак абитуриент мондый уку юнәлеше белән кызыксынган икән, ул бик кыска вакыт аралыгында Үзәк район хастаханәсе яки Мәгариф идарәсенең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.


— Бүгенге көнгә алты укучы бу юнәлеш буенча укырга теләк белдерде. Өчесе башлангыч сыйныф укытучысы булырга тели. Аларга безнең районда ихтыяҗ бик зур. Калган укучылар математика, физика һәм информатика укытучылары белгечлеген сайлады. БДИны уңышлы тапшырган очракта, алар педагогик юнәлештәге югары уку йортына керә ала. Шулай ук укучылар ай саен түләнә торган 15 мең сум стипендия белән дә тәэмин ителәчәк. Уку йортын тәмамлагач, алар өч ел дәвамында Алабуга мәктәпләрендә эшләргә тиеш булачак, — дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева.


Аның сүзләренчә, әлеге вакытта алты алабугалы педагогик, 49 студент медицина профиле буенча максатчан укыйлар.


— Әгәр элек безнең студент-медиклар бары тик Казан медицина университетында гына укысалар, быелдан яңа мөмкинлек барлыкка килде — чыгарылыш сыйныф укучылары Казан федераль университетына да укырга җибәрелергә мөмкин, — диде Лилия Ягудина, һәм максатчан килешү нигезендә чыгарылыш укучысына билгеле бер йөкләмәләр дә бирелә дип ассызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев