Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды

Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.

Алабугада «Наследники. Возрождение драгоценной истории России» дип аталган зәркән (ювелир) бизәнү әйберләре күргәзмәсе эшли башлады. Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.

Күргәзмәгә килгәч, һәр кунак бриллиант, зөбәрҗәт, сапфир һәм алтын гына түгел, Урал зәркәнчеләренең осталыгы белән дә таныша алачак. Патшаларны бизәгән ювелир эшләнмәләрдән илһамланып булдырылган әйберләр битараф калдырмаячак.

Экспозициядә «Петергоф» коллекциясе үзәк урынны алып тора. Гарнитурның егерме элементы Бөек Петр резиденциясенең панорамалы төрен кабатлый.
Яңа күргәзмә белән Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең хәзерге заман этносәнгате музееның икенче катында 2 июльгә кадәр танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев