Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музейлары "Сәнгать төне"нә чакыра

3 ноябрь көнне Алабуга дәүләт музей-ядкәрлеге алабугалыларны һәм шәһәребез кунакларын "Сәнгать төне"нә чакыра. Гадәти булмаган проект инде икенче ел рәттән гомумрәсәй акциясе кысаларында оештырыла.

Кичке сәгать алтыдан музей-ядкәрлекнең күргәзмәләр залында тамашачыны кызыклы программа көтә. Биредә "Казан Кремле" тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-ядкәрлеге тарафыннан Коръәнгә багышланган уникаль күргәзмә белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә гарәпчә язылган Коръәннең тарихи һәм кулдан язылган басмалары тупланган коллекция тәкъдим ителә.

Рәссам Чулпан Шәрифуллина каллиграфия буенча кызыклы дәрес үткәрәчәк. Бу дәрестә гарәп телендә үз исемеңне яки изге теләкләрне язарга өйрәнергә мөмкин. Моннан тыш, теләгән һәркем шунда ук мөселманча итеп яулык бәйләргә өйрәнә ала. Болар барысы - зур бер программаның бер өлеше генә.

Шәһәр тарихы музеенда кунакларны мастер-класска көтәләр, ә "Трактир" музей-театрда һәркем өчен үләннәрдән пешерелгән хуш исле чәй һәм милли ризыклар әзерләнә.

Шул ук кичне төн уртасына кадәр Марина Цветаеваның әдәби музее һәм Көмеш гасыр китапханәсе дә эшләячәк. Монда шигърият яратучылар өчен "Шигъри төн" программасы оештырыла.

Программа турында тулырак мәгълүматны elabuga.com сайтында һәм "ВКонтакте"дагы "ЕГМЗ - 25 лет с Елабугой» (http://vk.com/club65513949) группасында табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев