Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга "Нечкәбил"ләре иҗат төркеме белән очрашты

"Нечкәбил" хатын-кыз матурлыгы, ана булу һәм гаилә X Республика конкурсының зона буенча сайлау туры Алабугада үтте. Ярымфинал - Татарстан гаиләләре фестивале "Нечкәбил"нең гаилә бәйрәме" 2014 елның 7 сентябрендә узачак. Конкурсның финалы ноябрь ахырына ниятләнгән.

"Нечкәбил" конкурсында катнашучы тирә як төбәкләрдән җыелган хатын-кызлар шәһәребезнең мәдәният йортында конкурсның иҗат төркеме белән очрашты. Төркемдә режиссерлар һәм сценарий язучылар, реклама һәм маркет буенча белгечләр, гаилә бәйрәме буенча хәтта аерым режиссер да бар. Конкурсның хәзерге директоры Дина Губанова - 2010 елда "Нечкәбил"дә катнашып җиңү яулаган ханым.

Казан кунаклары Россия һәм Татарстанда мәдәният елында үткәрелүче конкурста катнашучыларны кайнар котлап, аларга теләк-киңәшләрен җиткерде.

"Нечкәбил" проекты җитәкчесе Наталья Жуйкова чыгышында:

- Сезнең үз гаиләгез, якыннарыгыз, туган шәһәрегез турында сөйләр өчен искиткеч мөмкинлек бу! - дип белдерде.

Конкурста катнашучы хатын-кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?

Ул - эшендә дә уңышларга ирешкән үрнәк ана, максатка омтылучан, гаилә тамырларының тарихын белүче, эчке культурага ия, кешелекле, киң күңелле кеше. Проектның максаты: гаиләгә кыйммәтләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бәхетле һәм уңышлы гаиләләр үрнәгендә, ана буларак хатын-кызларның дәрәҗәсен күтәрү. Гаилә кыйммәтләре дигәндә, билгеле, бер-береңә хөрмәт һәм тугърылык, ата-бабадан килгән йолаларны онытмау, шәфкатьлелек, кешелеклелек һәм мәхәббәт, балаларны ярату кебек гомумкешелек кыйммәтләр күздә тотыла. Проект эшчәнлеге берничә блоктан тора һәм төп юнәлеш - миһербанлылык. Жюридагы 15 кешенең һәммәсе югары статуска ия һәм алар конкурста катнашучыларның, иң беренче чиратта, гаиләнең рухи кыйммәтләрен күрсәтә белү, бәйрәм атмосферасы тудыру сәләтенә игътибар бирә, чөнки тәрбиянең төп нигезе гаиләдә салына. Юкка гына борынгылар: "Алтыдагы - алтмышка", дип әйтмәгәннәр.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, мәдәният министрлыгы, "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге, "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте булышлыгы белән үткәрелә. Бүгенге бәйдән ычкынган бәяләр заманында шунысын ассызыклап үтми мөмкин түгел: проект башланганнан бирле, конкурста катнашу бушлай. Әзерлек барышында инде һәркем "юрганына карап аягын суза" торгандыр. Проект җитәкчесе Наталья Жуйкова сөйләгәннәрдән шундый мисал китерергә була: бер елны конкурста җиңгән умартачылар гаиләсе табынга үзләре җитештергән бал һәм чәй янына милли тәм-томнар куйган булган.

- Әллә ничә меңнәр түгеп, сыйдан сыгылып торган өстәл әзерләүгә караганда, гади генә, әмма үз гаиләңнең үзенчәлеген күрсәтә белү мөһим. Без рухи кыйммәтләргә өстенлек бирәбез, - ди ул. Кыска гына вакыт эчендә гаиләдәге һәркемнең сәләтен, булганлыгын күрсәтү осталыгын чарларга конкурсның иҗат төркеме булыша.

Алабугадан үткән елларда бу бәйгедә катнашкан Юлия Дранкова һәм Диләрә Мироваеваны проект җитәкчесе кат-кат искә төшерде. Быел да шәһәребезнең данын яклаучы гаилә сынатмас дип уйлыйбыз.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев