Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга немцы коронавирустан прививка ясатты

Россия вакцинасыннан чит ил кешеләре дә файдалана. Корнелиус Вендель − шуларның берсе.

Корнелиус күптән түгел безнең шәһәргә күчеп килгән. Алабуга белән ул беренче тапкыр 2008 елда, «Алабуга» махсус икътисади зонасы предприятиесендә эшләгәндә танышкан. Соңыннан Россия һәм Татарстанның башка эрерәк шәһәрләрендә булган, ләкин Алабуганы сайлаган. Корнелиус Вендель әйтүенчә, Алабуга — бай тарихлы матур шәһәр, аны шәһәрнең кабатланмас мохите әсир иткән. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты хәбәр итә.
Прививка ясатырга карар кылгач, ул иң башта терапевт янына керде. Табиб кан басымын үлчәп, кискен респиратор авырулар була калмасынга, температурасын һәм борын, тамак торышын тикшерде. 
− Миңа 64 яшь. Мондый вакытта үз сәламәтлегеңне кайгырту мәҗбүри. Прививка — ул мөһим! Авырып китмәсенгә, һәм, әлбәттә, туганнарым иминлеге өчен, вакцина ясаттым. Якын арада Германиягә барып, туганнарымның хәлен белеп кайтырга уйлыйм. Россия — "кызыл зона«дагы илләр исемлегендә, әйләнеп кайткач, карантинда утырасым килми, − дип сөйләде Корнелиус.
Әйтергә кирәк, Россиядә чит ил гражданныры өчен COVID-19дан вакцина түләүле. Корнелиус Вендель сынауны «Cпутник Лайт» препараты белән ясатты.
Мәҗбүри иминиятләштерү полисы һәм СНИЛСы булмаган, Алабуга районында торучы чит ил гражданнары коронавирус йогышлы авыруыннан прививканы килешү нигезендә ясата ала. Моның өчен 8 (85557) 7-13-39 телефоны буенча яисә Нефтьчеләр проспекты, 57нче йорт (төп бина) адресы буенча түләүле хезмәтләр кассасына мөрәҗәгать итәсе. Вакциналаштырудан соң шулай ук сертификат бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X